Чара, Бөек Ватан Сугышынын 71 еллыгына багышланган иде.
Чара тынлык белән башланды. Юбилярларны хөрмәтләп, котлаулар һәм җылы сүзләр әйтелде. Сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучылар, якыннарын югалту, авыр хәсрәт кичеру - барысында искә алып үттеләр. Аларның һәрберсенең тормыш юлы җинелләрдән булмый. Җинү килү белән шатлык килә аларга. Дуслык, татулык, мәхәббәт балкый аларда. Намус белән жиңүне башкарып, үз гаиләсенә, үз халкына, иленә тугры булып кала белгәннәр.
6 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап велосипед узышлары булып узды.
Дан монументы янына Тәтеш муниципаль районының барлык оешма, предприятие һәм учреждение коллективлары стартка җыелдылар.Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеның ЗАГС бүлеге дә әлеге чарада актив катнашты.
Бөек Ватан сугышының героик еллары бездән еракта кала бара, сугыш беткәннән соң берничә буын үсте инде. Еллар үткән саен сугыш елларында халыкның кылган батырлыгы таң калдыра.
Азнакай районы Актүбә бистәсендә, “Әти, әни һәм мин – спортчы гаилә” дигән ярышлар үткәрелде. Анда катнашты 11 гаилә. Бу ярышларны оештырды ДЮСШ «Барс» хезмәткәрләре, спонсор - поселок башлыгы Галеева Р.А. Программада: эстафета, өстәл теннисы, шашки, дартс. Ярышлар концерт чыгышлары белән тыгыз бәйләнештә узды. Җиңүчеләр булып Халиуллиннар һәм Мадьяровлар гаиләләре чыкты.
2016 елның 6 маенда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Шафиковлар, Бадртдиновлар, Захаровлар, Мифтаховлар, Барановнар һәм Ветчановнар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булды.
ГХАТ идарәсе белгечләре район башлыгы Айрат Хайруллин исеменнән якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тыл хезмәткәре Саможен Мария Семён кызын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап аңа истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге өчен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү ул-гомумшәһәр чараларында катнашу белән беррәттән, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча хезмәт күрсәтүдә практик ярдәм итү, шулай ук ”Безнең кадерле ветераныбыз”республика социаль-гуманитар проектында, “Георгий тасмаларын тапшыру”акциясендә катнашу.
Баулы шәһәрендә шәһәркүләм субботниклар дәвам итә. Шәһәребез үзгәрә – чиста урамнар, агартылган борюрлар һәм агачлар, утыртылган чәчәкләр – болар барысы да субботникта катнашучылар хезмәте. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлеге хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: башка бюджет оешмалары составында терренкур территориясен һәм шәһәрнең иң яшь парк зонасын чистарттылар.
6 майда Леонид һәм Анна гаиләсендә икенче булып туган ир бала теркәлде. Егор 3330 гр. һәм 54 см буй белән 24-нче апрельдә дөньяга килә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирна Мурсалимова бәхетле әтине җылы котлап туу турындагы таныклык һәм Җиңү символы – Георгий тасмасы тапшырды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Р.Х.Әхмәтҗанов гаилә тормышы ветераннарын: Бөек Ватан сугышында катнашкан Нурутдин Ганиевич Ганиевны һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Кутдусовна Хайретдинованы бәйрәм белән котлады.