Җиңү көне алдыннан Казан ЗАГС Идарәсендә “Без хәтерлибез! Без горурланабыз!” дигән темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

2016 елның 6 мае, җомга

Бөек Ватан сугышының героик еллары бездән еракта кала бара, сугыш беткәннән соң берничә буын үсте инде. Еллар үткән саен сугыш елларында халыкның кылган батырлыгы таң калдыра.

Җиңү көне алдыннан Казан ЗАГС Идарәсендә “Без хәтерлибез! Без горурланабыз!” дигән темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәр балалар Бөек Җиңүгә багышланган рәсемнәрен алып килделәр.

Казан ЗАГС Идарәсе “Георгий тасмасы” акциясендә катнашып, ЗАГСка килгән гражданнарга мондый тасмаларны тапшырды. Казанлыларны һәм Казан кунакларын Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International