1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Р.Х.Әхмәтҗанов гаилә тормышы ветераннарын: Бөек Ватан сугышында катнашкан Нурутдин Ганиевич Ганиевны һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Кутдусовна Хайретдинованы бәйрәм белән котлады. Бу һич арттырмыйча үрнәк гаилә берлеге хәзерге буын Татарстан яшьләре өчен матур үрнәк булып торырга хаклы. Чын күңелдән Ганиев-Хайретдинова гаиләсенә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм иҗади озын гомер телибез!