"Казан" гаилә үзәгендә юбилярлар котлау чарасы узды

2016 елның 6 мае, җомга

Чара, Бөек Ватан Сугышынын 71 еллыгына багышланган иде.
Чара тынлык белән башланды. Юбилярларны хөрмәтләп, котлаулар һәм җылы сүзләр әйтелде. Сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучылар, якыннарын югалту, авыр хәсрәт кичеру - барысында искә алып үттеләр. Аларның һәрберсенең тормыш юлы җинелләрдән булмый. Җинү килү белән шатлык  килә аларга.  Дуслык, татулык, мәхәббәт балкый аларда. Намус белән жиңүне башкарып, үз гаиләсенә, үз халкына, иленә тугры булып кала белгәннәр.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булып - Казан шәһәре Думасы депутаты Азат Файзулхак улы Ислаев, юбилярларны котлап, Казан шәһәре Мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды.

Бәйрәм хөрмәтенә музыкаль номерлар яңгырады,  иҗади коллективлар чыгыш ясадылар. Республика фестивале һәм "Созвездие - Йолдызлык" катнашучысы, Әмир Әхмәдишин, "Җиңү Көне" исемле җыр башкарды.

Бәйрәм ахырында юбилярлар "Казан" гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына күтәрелеп, күккә ак күгәрченнәр очырттылар.

Бәйрәм бик мәрхәмәтле, куанычлы һәм дулкынландыргыч булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International