Баулы шәһәрендә шәһәркүләм субботниклар дәвам итә. Шәһәребез үзгәрә – чиста урамнар, агартылган борюрлар һәм агачлар, утыртылган чәчәкләр – болар барысы да субботникта катнашучылар хезмәте. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлеге хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: башка бюджет оешмалары составында терренкур территориясен һәм шәһәрнең иң яшь парк зонасын чистарттылар.