ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2016 ел
якшәмбе

Бу бәйрәм шуның хәтле тантаналы рәвештә уза, күз яшьләре үзеннән үзе ага. Бу бәйрәмдә сугыш һәм тыл  ветераннары да катнаша.

 10 ел элек 4 нче мәктәп базасында ачылган кадетлар саны 25 тән инде 250 гә  кдәр җиткән. Район башлыгы Анатолий Иванов кадетларны котлады һәм аларның бу тормышта зур уңышларга ирешеп район һәм илебез өчен иң кирәкле граңданнар булачагына ышанычын белдерде.


7
май, 2016 ел
шимбә

Илебез өчен бөек бәйрәм булган Җиңү көне уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны һәм бик мөлаем, ачык йөзле якташыбыз Вера Алексеевна Некрасова янында кунакта булдылар. Аңа быел 96 яшь тула.

2016 елның 7 май көнне  Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында Хангараевлар гаиләсен Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлау тантанасы үтте.  Хангараев Мулланур Асылгәрәй  улы һәм Асия Җәмил кызы өчен 2016 ел икеләтә бәйрәм: беренчедән бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршыласак, икенчедән, бергә тату гомер кичерүләренә 70 ел тула. Хангараевлар гаиләсенә бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырылды.

2016 елның 7 май көнендә Зур Афанас авылында, Бөек Ватан сугышының 71 еллыгына быгышлынган, сугышта һәлак булган сугышчылар Һәйкәле янында бәйрәм митингы узды. Бәйрәмдә 100 дән артык кунаклар катнашты, шулай ук Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Шубан авыл җирлеге вәкиле Ләйсән Шәйхетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте икътисадчы Фаиль Шигапов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

2016 елның 7 маенда Чистай Никахлашу сараенда никахларны тантаналы теркәү аерым сценарий буенча барды. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина яңа өйләнешүчеләрне, аларның ата-аналарын һәм кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга зур бәхетләр һәм тынычлык теләде.Барысына да Җиңү символы - Георгий лентасы тапшырылды.

Һәр илнең, һәр халыкның озак вакыт дәвамында ел саен үткәрелә торган төп бәйрәме бар. Җиңү көне – безнең җәмгыятьне, барлык буыннарны берләштерә. Бу - безнең патриотик кыйммәтләр системасы нигезләнгән фундамент.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге "Георгий тасмасы" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы никахлашу вакытында яшь парларга Георгий тасмасын тапшырдылар. Ул - илебезнең батырлык, Җиңү символы.
  
Яшь өйләнүчеләр Рифат һәм Фаилә Хәмидуллиннар һәм кунаклар  горурлык белән Георгий тасмасын тактылар, алар Ватан, тыныч һәм якты киләчәк өчен сугышкан бабаларыбызга үзләренең ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Символик тасма әнә шулай язылышу тантанасына үзенә бер бәйрәм кәефе өстәде.

Үсәли авыл хуҗалыгы җирлегендә бүгенге көндә 1 сугыш һәм 64 тыл ветераны яши. Авыл сәркәтибе Зөләйха Рәис кызы Фатима Бикмурза ызын һәм Зәйнәпбикә Фәйзетдин кызын бәйрәм белән котлады һәм батырлыклары өчен зур рәхмәт белдерде.

Быел шуңа беренче туган 16 бала һәм аларның әти-әниләре лаек булдылар. Алар арасында Гатиятуллиннар гаиләсендә туган игезәк – кызларда бар иде. Азнакай муниципаль районның башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы, оешма һәм учреждение вәкилләре, туганнары бу  гаиләләрне котладылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International