2016 нче елның 9 нчы май көнендә Саба муниципаль районы үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, район халкы катнашты. Ветераннар һәм район халкы өчен бәйрәм концерты оештырылган иде. Митинг Мәңгелек учакка веноклар һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Валентина Увакина, бу көнне Лебедино авыл җирлегендә яшәүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады. Бу бәйрәм Бөек, барыбызга да якын һәм изге!
3-6 майда 9 баланың атасын яздыру һәм 24 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.
Ике күп функцияле үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.
Бөек Ватан сугышы елларында бик күп авырлыклар аша уза безнең ватандашларыбыз. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен канкойгыч сугышта катнашкан, гомерләрен Ватан өчен кызганмаган ветераннарыбыз хөрмәтенә кечкенә генә видеоролик әзерләде. Анны Бөек Җиңү көне – 9 май алдыннан теләгән һәр кеше Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегенең социаль челтәренә кереп карый алды.
Безгә җиңү бүләк иткәннәргә ихластан рәхмәт җиткерәбез!
8 майда Апас районы Сабантуй аланы мәйданында “Җинү көне” кыссаларында бергә тормыш коруларына 50, 55, 60 ел тулган гаиләләр чакырылып тәбрикләнде. Барлыгы 32 гаилә алтын, бриллиант һәм зөбәрҗәт туйларын каршы алды. Аларны бу истәлекле вакыйга белән район башлыгы Р.Н.Заһидуллин тәбрикләде. Бүләккә шәл, түбәтәй һәм котлау хатын тапшырды. Юбилярлар бик канәгать булып, күңелләре тулып, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр.
Май аенда Әтнә районының барлык авылларында да сугышта һәлак булганнарга бик күп һәйкәлләр ачылды. Барлык ачылу тантаналарында да ветераннар, мәктәп укучылары, авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Апас районында 8 майда менә алтынчы ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү матур традициягә керде. Аны хәзер өлкәннәребез ел саен көтеп алалар. Быел да бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелде.
Балтач районы Шубан авыл җирлегендә 8 май көнне “Җиңү килде илне сөендереп” исеме астында мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар, авыл ветераннары катнашында кичә-митинг үткәрелде. Митингта ЗАГС бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова барлык ветераннарны район хакимияте исеменнен котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.
“Җинү көне” бәйрәме уңаеннан 2016 елның 8 маенда Буа шәһәренең Үзәк мәйданында бик зур тантана узды. Тантанада Буа шәһәрендә яшәүче барлык халык катнашты, диеп әйтсәк тә була . Зәнгәр күкләрдә ак күгәрченнәр һәм матур шарлар йөзде. Бәйрәмгә килгән кешелер, бик шатланып, күңелле ял итеп киттеләр.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә армия сафларына районнан 98 егет китәчәк. Район башлыгы Р. Кузюров исеменнән шәһәр Мәдәният сараенда узган бәйрәмдә егетләргә иң мөһиме – матур, сау-сәләмәт хезмәт итүләрен теләк әйтелде. ГХАТ бүлеге мөдире Г. Евлахина бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм традиция буенча әниләрнең иңнәренә ак яулык салынды. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте.