ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2016 ел
дүшәмбе

«Җиңү язы» акциясе кысаларында, шулай ук Җиңү көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче парларны сугыш еллары афәте, ватандашларыбыз кичергән авырлыклар турында уйланырга чакырды. Ник дигәндә, әгәр дә солдатлар туган илебез тынычлыгын хакына җаннарын-тәнәрен дә аямый көрәшмәсә, әлеге бәхетле минутлар булмаска да мөмкин иде. Тарихыбызның дәһшәтле еллары хәтеребездә, ул батырлыклар белән горурланып яшибез!!!

Традиция буенча, 9 май иртәсендә район башлыгы Равил Кузюров, сугыш һәм хөзмәт ветераннары якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.Бәйрәм көнендә үзәк мәйданда Георгий тасмалары таратылды. Мәйданга җыелган ветераннарны район башлыгы Равил Кузюров, мактаулы кунагы ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров котладылар.Парадтан соң район башлыгы ветераннарбелән шәһәр мәдәният сараенда табын артында очрашты. Ветераннар һәм аларның толлары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашу барышында Равил Әфраимович рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бүген Сарман районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үттеләр. Көне дә бик матур - кояшлы һәм җылы булды.

Үлемсез полк” акциясендә теләгән һәркем катнаша ала иде. 9 май көнне әлеге акциягә кушылып Кайбыч халкы  Олы Кайбыч урамнары аша узды. Кемнеңдер кулында Бөек Ватан сугышында катнашкан дәү әтисенең, кемнеңдер авылдашының фотосурәте иде. Катнашучыларның күбесе мәктәп укучылары булды.  Алар белән бер сафта район җитәкчеләре һәм Кайбыч халкы иде.

9 май көнне Югары Ослан авылында  сугыш кырларында һəлак булган якташларыбызга куелган һəйкəл янында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап үткəрелгəн бəйрəм чарасы булып үтте.

Бу бәйрәм тантанасы җәяүле колонна белән башланып китте. Колонна башында район башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан Республикасының информатизация Министры Роман Шәйхетдинов, район прокуроры Василий Егоров барды.

Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ хезмәткәрләре 71 нче Бөек Жиңү бәйрәмендә дә үз өлешләрен кертмичә калмады. 9 май көнне Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны, тылда станок артында, колхозда басу кырларда көн-төн эшләп Жиңүгә үз өлешләрен керткән фидакарь тыл хезмәтчәннәрен олы ихтирам һәм юксыну белән искә алып, аларнын тиндәшсез батырлыклары алдында баш  ияләр, “Үлемсез полк” акциясында катнаштылар.

Быел агачлар саны 47 – Мамадыш районында ветераннар саны буенча.  Былтыр  бу паркта 60 зәңгәр чыршы утыртылган булса, быел 47 миләш бизи. 4 нче мәктәп укучылары агачларны карап, су сибеп торачаклар. Бу матур традиция инде озак еллар дәвам итә.

         Татарстан Республикасы Әгерҗе районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2016 елның 9 май көнне Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне 1932 елгы Шәйдуллина Сәүдә Мөхәмәтҗан кызы янында кунакта булдылар. Сәүдә апа сугыш елларының ачлыгын, авырлыкларын, бөтен михнәтен күргән.

ГХАТ начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы тыл ветеранына ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

Авыр сугыш елларында утлар – сулар кичкән, зур Җиңу яулаган зур батырлыклар күрсәткән олы йөрәкле ветеран абый  - апаларыбыз хөрмәтенә матур җырлар яңгырады. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Укучылар һәм район халкы сугышта катнашкан бабаларыбыз портретларын тотып, горурланып, район паркына үттеләр. 9:00 башланган митинг район оешмалары парады бәйрәмне җанландырып җибәрде. Районыбыз башлыгы И.Ф.Зарипов, ТР Дәүләт советы депутаты Р.Г.Садыкова, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Н.Н.Хазипов, ТР юл-транспорт министры урынбасары А.Н.Усманов район халкын, хөрмәтле ветераннарыбызны зур бәйрәм белән котладылар.

 2016 нчы елның 9 нчы май көнендә Саба районы Шәмәрдән авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, предприятие, учреждение хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International