Сарман районында Җиңү бәйрәме

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген Сарман районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үттеләр. Көне дә бик матур - кояшлы һәм җылы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады. Тантанада якташыбыз - ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Рамазанов катнашты. Ул сарманлыларга Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләде. Олы кунаклар арасында Президент аппаратыннан район кураторы - Раил Гафаров та бар иде.

Ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә тере чәчәкләр, тәкыялар салынды. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады.

Соңыннан "Үлемсез полк" акциясе үтте. Колоннаны район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкләде. Акциядә мәктәп укучылары, аграр көллият студентлары, район оешма-учреждениеләре хезмәткәрләре, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе катнаштылар. Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы геройлары портретлары белән үзәк ял паркында урнашкан һәйкәлгә менделәр, геройлар истәлегенә чәчәкләр салдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International