Саба районы Шәмәрдән авылында 9 нчы май

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

 2016 нчы елның 9 нчы май көнендә Саба районы Шәмәрдән авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, предприятие, учреждение хезмәткәрләре катнашты.

Бәйрәмдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Тулган ай” фольклор ансамбле коллективы, Шәмәрдән лицее укучылары көче белән сугыш чорын чагылдырган театральләштерелгән күренеш күрсәтелде. Әлеге чарада Шәмәрдән авыл җирлегенең ЗАГС бүлеге специалисты үзенең солдат – улларын фашизмга каршы сугышка күтәргән Ана ролендә катнашты.    

Шушы еллар эчендә  сугыш күпме кешеләрнең гомерләрен алып киткән, никадәр гаиләләр ирсез әтисез, абый-апаларсыз калган. Мәңгелек дан сезгә Ветераннар! Без Сезне хәтерлибез! Без Сезнең белән горурланабыз!     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International