ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2016 ел
дүшәмбе

Елдан ел кызганычка каршы Бөек Ватан сугышында катнашучылар кими бара. 9 май көнне РАЙПО тирәсендә барлык мәктәп укучылары, идарәләрдә әшләүчеләр, пенсионерлар һәм килгән кунаклар җыелыштылар

“Бессмертный полк” колоннасының башында Кама Тамагы муниципаль районы җитәкчесе Лоханов Павел Николай улы торды.Ә әлеге күренекле чараны кадетлар ачып җибәрде.

 Биектау муниципаль районында Бөек Җинүгә багышланган чаралар үтте: Җинү Парады, митинг, концерт программасы. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре актив рәвештә катныштылар үткәрелгән бәйрәм чараларында һәм район үзәгендә үткәрелгән Парадта.

Бик күп югалтулар бәрабәренә килгән Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү тантанасы вакытында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 352 нче ук дивизиясе стеласына чәчәкләр салды. Сугышта һәлак булганнар истәлеге безнең хәтердә мәңге саклана.

352 нче ук дивизиясе Бөгелмәдә 1941 елның августында СССР Халык Комиссары Оборонасы приказы нигезендә формалаша.

Без – Җиңүчеләр буыны. Дошман һөҗүменнән Ватаныбызны батырларча саклап кала алган сугышчылар белән ихластан горурланабыз!

9 Май көнне көндезге сәгать өчтә, илебез белән бергә, Бөгелмә шәһәре урамнарыннан да меңнән артык кешене берләштергән «Үлемсез полк» узды. Әлеге чарада ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Колоннаны исә муниципаль район башлыгы Линар Закиров әйдәп барды.

Катнашучыларның кулларында сугышта катнашкан туганнары, үзләрнең ветераннары, тыл хезмәткәрләре, сугыш елы балалары фотосүрәтләре иде. Алар үзләренең гомерләре, саулыклары бәрәбәренә, сугышның бөтен ачысын, авырлыгын үз җилкәләрендә тоеп җиңүне якынайтуда зур өлеш керткәннәр. Безнең хәзер шушындай матур, тыныч, бай, бәхетле тормышта яшәвебез алар батырлыгы, үз-үзләрен аямыйча сугышулары нәтиҗәсе.

Митингта район башлыгы Михаил Афанасьев, культура министры Айрат Сибагатуллин, оешма һәм предприятияләр катнашты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә митингта катнаштылар. Митинг 1 минутлык тынлык белән башланды. Котлау сүзләре белән район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады: “Безнең бурыч – тарихны саклау, сугышчыларның  батырлыгын истә тотып, хөрмәт белән искә алу. Без ветераннар, тыл хезмәтчеләре, сугыш елы балалары алдында түләп бетергесез бурычлы.” Бәйрәм, мәңгелек ут янына чәчәкләр куеп, концерт белән дәвам итте.

Җиңүгә багышланган митингтан соң, парад, төрле күңел ачулар булды. ЗАГС бүлеге бәйрәмне оештыруда актив катнашты.

9 май көненең икенче яртысында Апаста үзәктән “Үлемсез полк“ үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. Кайсы янына гына барма, дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйлиләр.

9 май Бөек Җиңү көнендә инде берничә ел рәттән Россия күләмендә «Үлемсез полк» акциясе уза.

«Үлемсез полк» акциясе иң беренче булып Томск шәһәрендә 2012 елны гамәлгә куелган иде. Бу акциягә Россиянең башка шәһәрләре дә кушылды, шул исәптән безнең Түбән Кама шәһәре дә.

Бүген Баулыда Октябрь мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм Парады узды. Баулы районы  хокук саклау структуралары хезмәткәрләре, локаль хәрби конфликтларда катнашучылар, мәктәп укучылары, медицина хезмәткәрләре, шулай ук хәрби һәм махсуслаштырылган техника тантанлы рәвештә мәйданнан узды.  Аннан соң  Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салынды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International