«Үлемсез полк» Түбән Кама шәһәрендә

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

9 май Бөек Җиңү көнендә инде берничә ел рәттән Россия күләмендә «Үлемсез полк» акциясе уза.

«Үлемсез полк» акциясе иң беренче булып Томск шәһәрендә 2012 елны гамәлгә куелган иде. Бу акциягә Россиянең башка шәһәрләре дә кушылды, шул исәптән безнең Түбән Кама шәһәре дә.

«Үлемсез полк» йөрешендә эшчеләр, пенсионерлар, укучылар, студентлар, гаилә әгъзалары иңгә-иң куеп атладылар. Һәр кешенең кулында Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки сугыштан соң үлгән фронтовик туганнарының зур фото-портретлары иде. 

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә бу акциядә актив рәвештә катнашып, үзләренең ватанпәрвәрлек хисләрен белдерделәр, яу кырында ятып калган геройларның мирасына битараф булмауларын дәлилләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International