Баулыда Җиңү бәйрәме

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген Баулыда Октябрь мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм Парады узды. Баулы районы  хокук саклау структуралары хезмәткәрләре, локаль хәрби конфликтларда катнашучылар, мәктәп укучылары, медицина хезмәткәрләре, шулай ук хәрби һәм махсуслаштырылган техника тантанлы рәвештә мәйданнан узды.  Аннан соң  Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салынды.   Сәгать өчтә баулылылар “Үлемсез полк" акциясендә уздылар.

Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушылып Баулы буйлап горур атлады.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре барлык бәйрәм чараларында да катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International