9 Май көнне көндезге сәгать өчтә, илебез белән бергә, Бөгелмә шәһәре урамнарыннан да меңнән артык кешене берләштергән «Үлемсез полк» узды. Әлеге чарада ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Колоннаны исә муниципаль район башлыгы Линар Закиров әйдәп барды.
Бөгелмәлеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан, яисә Җиңү таңын якынайту өчен тылда хезмәт куйган туганнарының портретларын тотып, безгә тынычлык бүләк иткән, дөньялыкны фашизмнан азат иткән әти-бабаларына, якыннарына хөрмәт хисләрен белдерде.