1993 елда Генеральная ассамблея ООН карар чыгара, 1994 елдан 365 көннең бер көне гаиләгә багышланырга тиеш дигән, һәм язның иң матур вакыты - 15 майны сайлыйлар.
2016 елның 11 май көнендә Кама Тамагы һәм Рудник урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән “Гаилә белеме”, диеп исемләнгән дәрес үткәрелде.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Бөек Ватан сугышының Җиңү Көненә багышланган Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү узды. Гаилә - ул тормыш чыганагының төп таянычы, әхлак, мәхәббәт, хөрмәт нигезе, тынычлык һәм җәмгыятьтә гармония идеалларыны. Бары тик нык гаиләдә генә лаеклы буынны тәрбияләп була.
Очрашуда тиздән гаилә корачак яшь парлар катнашты. Булачак парлар психолог ярдәме белән гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләргә генә түгел, ә юрист һәм торак сәясәте белгеченнән дә консультация алдылар. Психолог яшьләргә, бер-берсен аңлап, ышаныч белән яшәсәләр генә чын бәхет төзеп булачагын аңлатты. Дәресләр, булачак яшь парларга гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында белемнәрен арттырырга, ничек тормыш корып яши башларга аңлатты.
Рәхимлелек акциясе нигезендә Осинники поселогы җитәкчесе Сагдеев Әхәт Хайретдин улы һәм мәдәният йортында эшләүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатын-кызларының хәлләрен белеп йөрделәр. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тонгузино авылында хезмәт ветераны Яковлева Александра Тихон кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Зәй районы җитәкчелеге, Кадер авылы җирлеге вәкилләре, авылдашлары, балалары килгән иде. Юбилярның гомер бәйрәме күтәренке күңел белән үтте.
Татарстан Республикасы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышланган 14 яшьлек гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Бәйрәм чарасында катнашты: Яшел Үзән муниципаль районы эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы буенча әгъзасы - Гарифуллин Рахимулла Карим улы; Әфганстан сугышы хәрәкәтләре ветераны, Яшел Үзән "Сугышчан туганлык" бүлеге иҗтимагый оешмасы әгъзасы - Садреева Наталья Сергей кызы; Яшел Үзән "Сугышчан туганлык" бүлеге иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе, һәлак булган интернационалист-сугышчының тол хатыны - Бариева Фирая Вагиз кызы.
Балык Бистәсе элек-электән үзенең матур табигате һәм Чулман елгасы белән дан тота.
2016 елны Балык Бистәсе районы “бәхетлеләр” рәтенә кереп, Чулман елгасы буен төзекләндерү программасына эләкте.
Бу көнне Каратал һәм Иске Казиле авылында митинг тантанасы үтте. Ветераннарны Пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Гильмутдинов, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Ильдус Сагдеев, Иске Казиле укытучылары, СДК хезмәткәрлэре, ветераннар советы председателе Г.Халилова шушы көн белән котладылар.
Нурулла абый тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән. Аның үсмер чаклары дәхшәтле сугыш елларына туры килә. Әлбәттә, ул вакытларда тылдагылар җиңү көнен якынайту өчен көнне төнгә ялгап эшләгән, ачлык-ялангачлыкны күп күргән. Әлеге авырлыклар Нурулла абый җилкәсенә дә күп төшә.