«Җиңү көне балалар күзләре белән» рәсемнәр конкурсы

2016 елның 10 мае, сишәмбе
Илебез өчен иң бөек бәйрәмнәрдән булган Җиңү көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре «Җиңү көне балалар күзлегеннән» темасына рәсемнәр конкурсы оештырды. 10 май көнне сәгать 12 дә, тавыш бирүләр төгәлләнеп, җиңүчеләр ачыкланды. 1 нче урынны Минһаҗева Карина (7 яшь) яулады. 2 нче урында – Кочемасов Денис (4 яшь). 3 нче урында – Дәүләтгәрәев Наил (12 яшь). Шулай ук Зотов Романның (4 яшь) һәм Шестаева Савелиянең (4 яшь) эшләре дә «Бердәм эшчәнлек» номинациясендә иң яхшыларыннан табылды. Призлы урыннар алмаган катнашучылар да, тырышлыклары өчен, бүләкләргә һәм Рәхмәт хатларына ия булды. ГХАТ бүлеге конкурста катнашкан балаларга рәхмәт хисләрен җиткерә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International