2016 елның 1 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган, «Хәтер кое» иҗади видеотасмалар конкурсы старт алды.
Чара, Боек Жинунен 71 еллыгына багышланган иде. Мөхтәрәм кунаклар булып - Казан шәһәре Думасы депутаты, Гадел Россия фракция әгъзасы, Михеев Альмир Александр улы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Горшков Василий Никифор улы, яшусмерләргә паспортлар һәм бүләкләр тапшырдылар.
2016 елның 12 маенда Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Олег Машковцев видеоконференция режимында төбәкләр белән "Идел буе уңышлы гаиләсе - 2016" округ фестиваль-конкурсына әзерлек буенча төбәкара оештыру комитетының финал утырышын үткәрде.
Чираттагы «Гаилә дәресе» 2016 нче елның 12 маенда Зәй шәһәренең 3 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең мөдире Гөлфия Вәлишина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Гаилә тормышының кытыршы яклары турында психолог чыгышында яктыртылды.
Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде. Ул 2016 нчы елның 30 апрелендә Зәй шәһәрендә туган Мингалеев Ринат Рөстәм улы. Ринат әтисе Рөстәм Рәлиф улының һәм әнисе Людмила Юрий кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Ринатның әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
Әтнә муниципаль районы Ары авылында яшәүче Минһаҗетдинова Маһидә Минһаҗетдин кызына 5 май көнне 90 яшь тулды.
2016 елның 12 маенда ТР Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең 2 нче урта белем бирү мәктәбенең 9, 10, 11 нчы сыйныф укучылары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуның темасы: “Гаилә һәм андагы гореф-гадәтләр” булды. Бүлек белгечләре укучыларга ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, аның барлыкка килү тарихы турында чыгыш ясадылар. Бүлек мөдире Е.Я. Миннигалямова гаиләдәге ата-ана белән балаларның мөнәсәбәтләре, андагы гореф-гадәтләр турында тулы мәгълүмат бирде. Кичәдә шулай ук РФ ТР Лениногорск районының кеше хокуклары буенча вәкиле урынбасары Наумова Людмила Тимофеевна да катнашты.
2016 елның 12 май көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең педагогик көллияте укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләр бирделәр.
Минзәлә Аю гомумбелем бирү мәктәбендә озак еллар укытучы, мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән ветераннарның бергә тормыш коруларына 25, 50, 65 ел тулу уңаеннан гаилә бәйрәме үткәрелде.
2016 елның 12 май көнне Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Атлас авылында гомер итүче Фәйзуллин Шәйдулла Фәйзулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлады.