Әтнә муниципаль районы Ары авылында яшәүче Минһаҗетдинова Маһидә Минһаҗетдин кызына 5 май көнне 90 яшь тулды. Маһидә Минһаҗетдинованың тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны. Минһаҗетдинова Маһидә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күлле-Киме авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Маһидә Минһаҗетдинованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.