2016 елның 12 май көнне Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Атлас авылында гомер итүче Фәйзуллин Шәйдулла Фәйзулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Шәйдулла абыйга саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.