Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә 18 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Чара, Боек Жинунен 71 еллыгына багышланган иде. Мөхтәрәм кунаклар булып - Казан шәһәре Думасы депутаты, Гадел Россия фракция әгъзасы, Михеев Альмир Александр улы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Горшков Василий Никифор улы, яшусмерләргә паспортлар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук, Василий Никифор улы егетләрне һәм кызларны котлап, үзенен батырлыклары турында сөйләп узды. 

Без барлык сугыш ветераннарын, хезмәт иткән һәм бүгенге көндә хезмәт итүче егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Бүген кулларына паспорт алган яшь буын вәкилләрен дә котлыйбыз,  чөнки алар булачак Ватан сакчылары. Яшьләрнең көчле, кыю булуларын, куйган максатларына ирешүләрен телибез.

Бәйрәм азагында барлык кунаклар да "Казан" гаилә Үзәгенен күзәтү мәйданчыгына күтәрелеп, күккә ак күгәрченнәр җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International