Пар аккошлар кебек янәшә

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Минзәлә Аю гомумбелем бирү мәктәбендә озак еллар укытучы, мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән ветераннарның бергә тормыш коруларына 25, 50, 65 ел тулу уңаеннан гаилә бәйрәме үткәрелде. Әлеге тантанада район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район граңданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, авыл җирлеге башлыгы Нурһади Гыйлҗфанов катнаштылар. Бу бәйрәмдә алар Гөлҗәннәт һәм Хәсәнҗан Гатауллиннар, Гөлфинә һәм Нурлыбаян Хәлиуллиннар, Фәнҗия һәм Рәҗәп Галиевләрне әлеге күренекле даталары белән тәбрикләделәр, аларга сәламәтлек, шулай тагын озак еллар бергә яшәүләрентеләделәр. Юбилярларага район башлыгының Рәхмәтхатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм азагында Гатауллиннар һәм Хәлиуллиннар кунаклар белән бергә мәктәп бакчасына чыршы агачлары утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International