2016 елның 12 маенда Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Олег Машковцев видеоконференция режимында төбәкләр белән "Идел буе уңышлы гаиләсе - 2016" округ фестиваль-конкурсына әзерлек буенча төбәкара оештыру комитетының финал утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева катнашты. Ул хәбәр иткәнчә, 31 май - 1 июньдә Пермь шәһәрендә уздырырга планлаштырылган конкурста Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, "НЕЧКӘБИЛ 2015" хатын-кыз гүзәллеге, аналар һәм гаилә республика конкурсында җиңү яулаган Хабиевлар гаиләсе катнашачак. Дилүзә Хабиева - "Алтын Нечкәбил – 2015" дигән мактаулы исем иясе - "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты вокалисты, тормыш иптәше Руслан, кызы Ясмин, уллары Эрнест һәм Искәндәр белән үз гаиләсен күрсәтәчәк һәм төрле төрле номинацияләрдә көрәшәчәк.