Зәй мәктәпләрендә чираттагы «Гаилә дәресе»

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2016 нче елның 12 маенда Зәй шәһәренең 3 мәктәбендә  ГХАТ бүлегенең мөдире Гөлфия Вәлишина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Гаилә тормышының кытыршы яклары турында психолог чыгышында яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International