Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

    Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде. Ул  2016 нчы елның 30 апрелендә Зәй шәһәрендә туган Мингалеев Ринат Рөстәм улы. Ринат әтисе Рөстәм Рәлиф улының һәм әнисе Людмила Юрий кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Ринатның әтисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

Котлыйбыз сезне - бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр чакта булсын юаныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International