“Гаилә һәм андагы гореф-гадәтләр” темасына очрашу

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 12 маенда ТР Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең 2 нче урта белем бирү мәктәбенең 9, 10, 11 нчы сыйныф укучылары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуның темасы: “Гаилә һәм андагы гореф-гадәтләр” булды. Бүлек белгечләре укучыларга ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, аның барлыкка килү тарихы турында чыгыш ясадылар. Бүлек мөдире Е.Я. Миннигалямова гаиләдәге ата-ана белән балаларның мөнәсәбәтләре, андагы гореф-гадәтләр турында тулы мәгълүмат бирде. Кичәдә шулай ук РФ ТР Лениногорск районының кеше хокуклары буенча вәкиле урынбасары Наумова Людмила Тимофеевна да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International