9 май көнне Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышының 71 еллыгына багышланган чара узды

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Бу көнне Каратал һәм Иске Казиле авылында митинг тантанасы үтте. Ветераннарны Пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Гильмутдинов, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Ильдус Сагдеев, Иске Казиле укытучылары, СДК хезмәткәрлэре, ветераннар советы председателе Г.Халилова шушы көн белән котладылар.

Иске Казиле авыл җирлеге килгән кунакларга өстәл әзерләгәннәр иде. Килә алмаган ветераннарны, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын өйләренә барып котладылар һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International