9 май көнне, Теләче районы Олы Мишә авылыннан тыл ветераны Гайнуллин Нурулла Гайнулла улы үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Нурулла абый тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән. Аның үсмер чаклары дәхшәтле сугыш елларына туры килә. Әлбәттә, ул вакытларда тылдагылар җиңү көнен якынайту өчен көнне төнгә ялгап эшләгән, ачлык-ялангачлыкны күп күргән. Әлеге авырлыклар Нурулла абый җилкәсенә дә күп төшә.

Гомере буе терлекчелеклә эшләп лаеклы ялга чыга ул. Җәмәгате Галимә апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзергесе көндә Нурулла абый һәм Галимә апаның 5 баласы, 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International