“Гаилә белеме”

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

         1993 елда Генеральная ассамблея ООН карар чыгара, 1994 елдан 365 көннең бер көне гаиләгә багышланырга тиеш дигән, һәм язның иң матур вакыты - 15 майны сайлыйлар.

        2016 елның 11 май көнендә Кама Тамагы һәм Рудник урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән  “Гаилә белеме”, диеп исемләнгән дәрес  үткәрелде.

Дәреснең төп максаты : яшьләрне гаилә байлыкары белән таныштыруда, ата-аналарны хөрмәт итуне онытмаска иде. “Гаилә”, ”никах”, ”өйләну”-  төшенчәләренә төшенудә.

Гаилә мәсьәләре белән бик күп төрле оешмалар катнаша, шулай ук зур рольне ГХАТ бүлеге дә үти,- диеп башлады ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова.

Укучыларга ГХАТ бүлеге функцияләре һәм бурычлары турында сөйләде.

Яшьләр гаилә белән булган кызыклы , бәхетле чакларын сөйләп үттеләр.

 Һәрбер гаиләдз  бер – береңне тынларга, ишетергә, бер-береңне аңларга, хөрмәт итәргә кирәк диеп тәмамланды әлеге дәрес.

Шулай ук китапханә хезмәткәрләре “Гаилә калейдоскобы” диеп исемләнгән күргәзмә әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International