Балык Бистәсендә проектны яклау семинары булып узды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

          Балык Бистәсе элек-электән үзенең матур табигате һәм Чулман елгасы белән дан тота.

          2016 елны Балык Бистәсе районы “бәхетлеләр” рәтенә кереп, Чулман елгасы буен төзекләндерү программасына эләкте.

          Чулман елгасын төзекләндерү һәм уңайлыклар тудыру проектын кабул итү белән бездә бүген Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманның командасы.

          Районыбызның төрле яшь вәкилләре бергәләп Чулман буенда урнашкан ярны төзекләндерү буенча проектка үз тәкъдимнәрен кертү нияте белән районыбызның китапханәсендә җыелдык.

          Районыбыз җитәкчесе Илхам Госман улы Валеев кайткан команданы сәламләп, проектка старт бирде. Баш архитектор Эдуард проектның үзе белән таныштырып, бу җирлектә ниләр буласын күрсәтеп узды. Без – катнашучылар, 9 төркемгә бүленеп үз теләкләребезне җиткерү өчен проектны якладык.

          Очрашу дәвамында көчле энергетика биләп алды бүлмәне. ГХАТ җитәкчесе Лилия Каримуллина да монда катнашты һәм үз төркеменең проектын яклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International