10 май көнне "Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе" очрашуы узды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Очрашуда тиздән гаилә корачак яшь парлар катнашты. Булачак парлар психолог ярдәме белән гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләргә генә түгел, ә юрист һәм торак сәясәте белгеченнән дә консультация алдылар. Психолог яшьләргә, бер-берсен аңлап, ышаныч белән яшәсәләр генә чын бәхет төзеп булачагын аңлатты. Дәресләр, булачак яшь парларга гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында белемнәрен арттырырга, ничек тормыш корып яши башларга аңлатты.

Исегезгә төшерәбез, "Бәхетле гаилә мәктәбе" "Казан" гаилә Үзәгендә сишәмбе көнне үткәрелә. Укулар бушлай. Очрашуда яшь парлар гына түгел, ә теләге булган һәркем катнаша ала. Гомуми очрашудан соң, психолог һәм юристтан индивидуаль консультация дә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International