Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Бөек Ватан сугышының Җиңү Көненә багышланган Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү узды. Гаилә - ул тормыш чыганагының төп таянычы, әхлак, мәхәббәт, хөрмәт нигезе, тынычлык һәм җәмгыятьтә гармония идеалларыны. Бары тик нык гаиләдә генә лаеклы буынны тәрбияләп була.
Сугыш еллары җырлары белән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гаилә тормышы юбилярларын һәм кунакларны каршы алдылар. Юбилярлар үзеләренең ничек танышканннарын, ничек яшәгәннәрен, ничек кыенлыкларны җиңгәннәре турында сөйләделәр.
69 ел бергә мәхәббәт белән берлектә Латыйповлар Әхәт Тахият улы һәм Әнварә Сафиулла кызы тормыш итәләр. Әхәт Тахият улы Бөек Ватан сугышы ветераныветераны, Курск Дугасында катнашкан, ә Әнварә Сафиулла кызы – тыл хезмәтчесе. Латыйповлар лаеклы рәвештә балаларын тәрбияләп үстергәннәр, 14 онык һәм 5 оныкчык тәрбияләргә булышлар.
65 ел элек Прохоров Михаил Ананий улы һәм Мария Егор кызы гаиләсендә йорт учагы янган һәм яна бу елларга кадәр. Прохоровлар лаеклы ике бала үстердергәннәр, аларга мәхәббәт, изгелек һәм гаделлек кертткәннәр, 4 онык, 7 оныкчык тәрбияләргә булышар. Михаил Ананий улы - Бөек Ватан сугышы ветераны, ә Мария Егор кызы - хезмәт ветераны.
Менә инде 64 ел кулга-кул тотынып тормыш юлы буенча бергә Примеров Степан Яков улы һәм Дарья Егор кызы баралар. Мәхәббәт, бер-берсе турында кайгырту, үзара хөрмәт - менә нәрсә татулык булдыра бу тату гаиләдә. Степан Яков улы Бөек Ватан сугышы ветераны, Дарья Егор кызы - тыл хезмәтчәне.
"Изумрудные" юбилярлар- Забировы Бадретдин Айметдин улы һәм Зөләйха Габдулла кызы бәхетле никах белән менә инде 55 ел яшиләр. Гаилә башлыгы - Венгрия сугышы катнашучысы.
Бәйрәмдә "алтын" юбилярлар - Штрыковы Валерий Александр улы һәм Валерия Лев кызы катнаштылар, алар бергә 50 ел тормыш алып баралар. Валерия Лев кызы – Ленинград блокадасында яшәүче, ул күп кенә белән медальләр белән бүләкләнә.
Тантаналы һәм дулкынландыргыч рәвештә Яшел Үзән районы юбилярлары китабында имза куйдылар.
9 май, бөтен ил Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтте. Һәр юбилярлар үзенең зур өлеш керткән бу Җиңүдә. Сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучылар - аларга иртә олыгаерга, кайгы-хәсрәт, якыннарын югалту хисләрен кичерергә туры килде. Юбилярлар бик күп авыл хуҗалыгында, заводларда эшләргә туры килгән, яраткан балалар устергәннәр. Һәркемнең сикелтәле тормыш юлы. Әмма алар авырлыклар булуга карамастан сынмаганнар-бирешмәгәннәр, алар еллар аша мәххәбәтләрен олы хөрмәтләп алып барганнар.
Кунаклар, туганнардан бик күп җылы котлаулар яңгырады .
Юбилярларны котларга Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәлилова Лилия Шәүкәт кызы килде. Ул гаилә парларына рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән районы һәм Югары Ослан районнары УПФР башлыгы урынбасары Хафизов Марат Рәис улы юбилярларны котлап, Һәр парга бүләкләр тапшырды, аларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп калды
Яшел Үзән хлебокомбинат директоры Гордеева Лариса Виктор кызы юбилярларны, Бөек Ватан сугышы ветераннары котлап, алар өчен үз предприятиясенең продукциясен, "Чәк-Чәк", юллап җибәргән.
Бәйрәмдә "Сугыш орденнары", "Катюша" җырларын 9 нчы лицей укучысы Павлова Ариана Алексей кызы башкарды.
Бәйрәм бик мәрхәмәтле, куанычлы хисләр белән утте. Без ышанабыз калабыз, бу бәйрәм булган барлык кунакларыбызның йөрәгендә озакка уелып калачак дип.