Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышланган 14 яшьлек гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Бәйрәм чарасында катнашты: Яшел Үзән муниципаль районы эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы буенча әгъзасы - Гарифуллин Рахимулла Карим улы; Әфганстан сугышы хәрәкәтләре ветераны, Яшел Үзән "Сугышчан туганлык" бүлеге иҗтимагый оешмасы әгъзасы - Садреева Наталья Сергей кызы; Яшел Үзән "Сугышчан туганлык" бүлеге иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе,  һәлак булган интернационалист-сугышчының тол хатыны - Бариева Фирая Вагиз кызы.
Ун яшь Яшел Үзәнлегә яңа шәхесен раслаучы таныклыкны Татарстан Республикасы буенча Яшел Үзән районында федераль миграция хезмәте идарәсенең бүлеге башлыгы урынбасары Камалова Миләүшә Габдрафик кызы тапшырды.
- Бүген сезнең өчен истәлекле көн, - диде Миләүшә Камалова яшь егетләр һәм кызларга мөрәҗәгать итеп – Бу китап – һәр гражданин өчен иң мөһим документ– бөтен булачак алдагы тормышыгызда сезне озатып йөриячәк. Саклагыз аны! Чын күңелдән сезгә сезнең паспортларыгызда шатлыклы вакыйгалар гына теркәлүен телим – өйләнешү яки бала туу!
Бәйрәм чаралары вакытында яшь Яшел Үзәнлеләргә, тулы хокуклы гражданнарга, мәртәбәле кунаклар Яшел Үзән "Сугышчан туганлык" бүлеге иҗтимагый оешмасы вәкилләре геогий тасмаларын тапшырдылар.
Балалар зур горурлык белән георгий тасмасын тактылар,Ватан өчен сугышкан солдатларга үзләренең ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерделәр.
Бәйрәм чаралары ахырында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре кунакларны, балаларны, аларның әти-әниләрен истәлекле өчен фотога төшәргә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International