9 май көнне Теләче районының үзәк ял паркында Бөек Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Авыр сугыш елларында утлар – сулар кичкән, зур Җиңу яулаган зур батырлыклар күрсәткән олы йөрәкле ветеран абый  - апаларыбыз хөрмәтенә матур җырлар яңгырады. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Укучылар һәм район халкы сугышта катнашкан бабаларыбыз портретларын тотып, горурланып, район паркына үттеләр. 9:00 башланган митинг район оешмалары парады бәйрәмне җанландырып җибәрде. Районыбыз башлыгы И.Ф.Зарипов, ТР Дәүләт советы депутаты Р.Г.Садыкова, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Н.Н.Хазипов, ТР юл-транспорт министры урынбасары А.Н.Усманов район халкын, хөрмәтле ветераннарыбызны зур бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International