Югары Ослан муниципаль районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап бəйрəм итү чарасы

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

9 май көнне Югары Ослан авылында  сугыш кырларында һəлак булган якташларыбызга куелган һəйкəл янында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап үткəрелгəн бəйрəм чарасы булып үтте.

Бу бәйрәм тантанасы җәяүле колонна белән башланып китте. Колонна башында район башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан Республикасының информатизация Министры Роман Шәйхетдинов, район прокуроры Василий Егоров барды.

Бәйрәмдә халык күп иде. Бик матур киенгән балалар, орден һәм медальләрен таккан ветераннар, ата-аналар, кунаклар сугыш елларында көрәшкән батырлар алдында яңадан бер тапкыр башларын иделәр.Ветераннарга чəчəк бəйлəмлəре бүлəк итеп, сугыш кырларында һəлак булган батырлар истəлегенə салынган һəйкəлгə венок салдылар. Бəйрəмне үзешчəн сəнгатьтə катнашучылар үзлəренең концерт номерлары белəн тəмамладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International