«Җиңү язы» акциясе кысаларында, шулай ук Җиңү көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче парларны сугыш еллары афәте, ватандашларыбыз кичергән авырлыклар турында уйланырга чакырды. Ник дигәндә, әгәр дә солдатлар туган илебез тынычлыгын хакына җаннарын-тәнәрен дә аямый көрәшмәсә, әлеге бәхетле минутлар булмаска да мөмкин иде. Тарихыбызның дәһшәтле еллары хәтеребездә, ул батырлыклар белән горурланып яшибез!!!
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, яшь парлар белән бергә, кәгазь битләренә теләкләр язды. Һәм аларны, шарларга бәйләп, күккә очырды.
Әлеге теләкләрнең һәрберсе дә чынга ашуын телибез. Күгебез һәрчак аяз булсын, җиребездә тынычлык хөкем сөрсен. Гаиләләребездә иминлек булсын! Барлык борчу-мәшәкатьләребез, күккә ашкан шар кебек, җиңел һәм ансат кына чишелсеннәр!