Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ хезмәткәрләре 71 нче Бөек Жиңү бәйрәмендә дә үз өлешләрен кертмичә калмады. 9 май көнне Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны, тылда станок артында, колхозда басу кырларда көн-төн эшләп Жиңүгә үз өлешләрен керткән фидакарь тыл хезмәтчәннәрен олы ихтирам һәм юксыну белән искә алып, аларнын тиндәшсез батырлыклары алдында баш ияләр, “Үлемсез полк” акциясында катнаштылар.
Шулай ук, Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә районыбыз территориясендә тагын бер яңа һәйкәл ачылды. Түбән Козгынчы авылының мәдәният йорты янәшәсендә сафка бастырылып, яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган якташларының исемнәре уеп язылган һәйкәл янәшәсендә тантаналы чара үткәрделәр.
Сугышлар булмасын! Жир йөзендә тынычлык хакимлек итсен! Яшәсен тынычлык! Илебез күге һәрвакыт тыныч булсын, халкыбыз йөзеннән елмаю китмәсен дигән теләктә калабыз.