Апас районында 8 майда менә алтынчы ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү матур традициягә керде. Аны хәзер өлкәннәребез ел саен көтеп алалар. Быел да бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм район үзәгенең иң матур, истәлекле һәм тарихлы урыннарында сәяхәт белән башланып китте. Биредәге кичерешләрне, очрашу тәэсирен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Орден-медальләр таккан бабайлар, чордашлар табыша, бер сынык икмәкне бүлешеп җан асраган апалар хатирәләрен яңарта, ятимнәр гыйбрәтле язмышларын искә ала. Тамаша театральләшкән тамаша белән башланып китте. Сугыш чоры елларын чагылдырган бу чара күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, йөрәкләргә үтеп керде. Беркем дә күз яшен яшермәде. Биредә әтиләрен көтү сагышы да, ятимлек ачысы да, ачлык-ялангачлык та, тылдагыларның Җиңүне якынайту өчен керткән өлешләре дә чагылыш тапты. Район мәдәният хезмәткәрләре һәм “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар бу теманы күңелгә үтәрлек итеп ачып бирә һәм күрсәтә белделәр. Биредә районыбыз үзешчәннәре белән берлектә якташыбыз Фердинанд Сәлахов һәм Илсур Сафин чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык райондашларны Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Башкала кунаклары чыгышлары да эчтәлекле иде. “Ак Барс“ банк вәкиле Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын юллады.