“Җиңү килде илне сөендереп”

2016 елның 8 мае, якшәмбе

Балтач районы Шубан авыл җирлегендә 8 май көнне “Җиңү килде илне сөендереп” исеме астында мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар, авыл ветераннары катнашында  кичә-митинг үткәрелде. Митингта ЗАГС бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова барлык ветераннарны район хакимияте исеменнен котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International