Илебез өчен бөек бәйрәм булган Җиңү көне уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны һәм бик мөлаем, ачык йөзле якташыбыз Вера Алексеевна Некрасова янында кунакта булдылар. Аңа быел 96 яшь тула.
Вера Алексеевна 1920 елның 19 августында Ленинград өлкәсе Чудово шәһәрендә дөньяга туа. Медицина училищесын тәмамлап, аңа бары тик бер генә ел эшләп калырга туры килә. Сугыш башлана. Медицина белемле яшь кыз фронтка эләгә. Авыр вакыйгалар аша узарга туры килә, аның куллары аркылы бик күп яралы солдатлар уза. Вера Алексеевна ул еллар турында болай дип сөйли: «Үзебез өчен курыкмадык. Яраланган, тән җәрәхәтеннән интегүче сугышчыларга карау аяныч иде… Андый авырлыкларны башка беркемгә дә кичерергә язмасын Ходай!»
Нәкъ госпитальдә эшләгәндә Вера Алексеевна үзенең булачак тормыш иптәшен таба. Аны бирегә яралы килеш алып киләләр. Сугыш беткәч исә әлеге солдат Вера Алексеевнаны үз туган ягына – Татарстанга алып кайта.
Вера Алексеевна бүген дә кешеләргә ачык йөзле булып кала бирә. Сәламәтлеге какшап тора, ләкин ул авырлыклар күреп чыныккан кеше, күңел көрлеген югалтмый. Әлеге батыр ханым белән аралашканда, сугыш афәте чагылган күзләренә, аның орден-медальләренә карап, безне илебез өчен, аның мәңге үлмәс батырлары өчен горурлык хисе камап алды. Кулларына корал тотып сугышкан ир-атлар белән янәшә торырлык батыр, куркусыз хатын-кызлар да бар. Сокланабыз, горурланабыз һәм алдыгызда баш иябез!
Ихластан Вера Алексеевнага 100 яшькә кадәр генә булса да (күбрәк булса, тагын да яхшырак!) сәламәтлектә, күңел тынычлыгында яшәвен телибез. Якыннары һәрчак янәшә булсын, һәрчак сөендереп торсын!!!