2016 елның 7 май көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында Хангараевлар гаиләсен Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлау тантанасы үтте. Хангараев Мулланур Асылгәрәй улы һәм Асия Җәмил кызы өчен 2016 ел икеләтә бәйрәм: беренчедән бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршыласак, икенчедән, бергә тату гомер кичерүләренә 70 ел тула. Хангараевлар гаиләсенә бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырылды.