6 майда Леонид һәм Анна гаиләсендә икенче булып туган ир бала теркәлде. Егор 3330 гр. һәм 54 см буй белән 24-нче апрельдә дөньяга килә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирна Мурсалимова бәхетле әтине җылы котлап туу турындагы таныклык һәм Җиңү символы – Георгий тасмасы тапшырды.
Үткән атнада Баулы ГХАТ бүлегенә 10 бала теркәлде, шуларның 6-сы кыз, 4-се малай.
Һәр гаиләне ихлас котлыйбыз, балаларын тулы, бәхетле гаиләләрдә тәрбияләүләренә ышанып калабыз!