2016 ел 5 май көнендә Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 71 ел тулу уңаеннан, ГХАТ Идарәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Заборников Евладий Кирилл улы һәм аның тормыш иптәше Нина Тимофей кызы белән чәй табыны артында очрашу уздырдылар.
Никахлашу Сараеның камин залында кунакларга Җиңү көненә багышланган «Хәтер Кое» конкурсының видеотасмалары күрсәтелде. Өстәл артында ветеран рәхәтләнеп, ГХАТ Идарәсе белгечләренең балалары биргән сорауларга җавап бирде, үзенең хатирәләре белән уртаклашты, яралануы һәм батырлыгы турында сөйләде. ГХАТ хезмәткәрләре, үз чиратында чын күңелдән Евладий Кирилл улын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Очрашу ахырында Заборниковлар гайләсе белән ГХАТ коллективы Җиңү һәйкәленә чәчкәләр куйдылар.