ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Клара Иван кызы белән Рөстәм Шәех улы Хөсәеновларның гаилә корып тормыш башлаган көннәренә 20 ел гомер үткән. Беренче очрашу, беренче караш... Менә инде “бәллүр” юбилей. Бу иң әйбәт кадерле гомер юлы. Уртак шатлык, җиңүләр, кызлары Хәнзия һәм уллары Арслан өчен горурлык! Гадәт буенча юбилярларга Символик таныклык тапшырыла.

7 сентябрь көнне Иске Бүсеряк авылында яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Екатерина Совенковага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин, Новоспасск авыл җирлеге башлыгы Анна Быля һәм автоклуб хезмәткәрләре килгән иде. Марсель Салих улы ветеранга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, автоклуб хезмәткәрләре юбилярны котлап җырлар һәм изге теләкләр бүләк иттеләр.

Россия Федерациясе гражданины паспортын тантаналы тапшыру шәһәр көне һәм нефть һәм газ сәнәгате эшчеләре көненә багышланды.Традиция буенча,яшьләр үзәгендә уздырылды.Россиянең 100 яшь  гражданины бу рәсми документны Россия эчке эшлэр министрлыгы, Әлмәт районының миграция буенча бүлек начальнигы И.К.Губаев кулыннан алдылар.

"Көзге изгелек атнасындаигелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә Түбән Кама районының Олы Афанас мәктәбенен югары сыйныф укучылары да читтә калмады.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Кукмара ГХАТ булегендә 6 сентябрь көнне безнен район буенча өченче пар игезәкләр теркәлде. Ике кыз бала Татар Толлысында яшәүче Шәвәлиевлар Марсел һәм Елизавета гаиләсендә туа. 29 августта дөньяга килгән игезәкләргә Айзилә һэм Айзирәисемнәре кушалар – алар гаиләдә беренче балалар.

  Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә -2500 енче яңа туган бала теркәлде.

Лениногорск шәһәре ЗАГС хезмәткәрләре шушы көннәрдә Петров Альберт Федор улы һәм Любовь Владимир кызының бергә яшәүләренә 35 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Һәм бу тантанана турында 2016 елда почетлы юбилярлар кенәгәсенә теркәлеп куелды.  Юбилярлар  үзләренең яшьлек чорларын бик дулкынланып искә төшерделәр. Алар танышканда  Альбертка 16 яшь, ә Любага 13 яшь кенә була әле.  1981 елның август аенда  Люба белән Альберт язылышалар һәм бик матур гаилә корып җибәрәләр. Бәйрәмдә юбилярларның барлык тату гаиләсе дә катнашты. Бу матур парларга коралл юбилейлары белән котлап Символик таныклык тапшырылды.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Зәйдә әле оешып кына килә. Әлеге хатын-кызлар оешмасының максаты изгедәнул татар халкеының телен, мәдәниятен, гореф гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча эш алып барачак. Бүгенге утырышта да Актаныш районында булып үткән киңәшмәдән соң фикер алышулар, тәкъдимнәр тыңланды.

КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Владимир Вавилов кызын югалта, ә ел узгач ул,онкология белән авыру балалар өчен әлеге фондны оештыра. 2002 елдан бирле һәрбер Казанлы Вавиловлар гаиләсенә килгән зур фаҗиганы белә. Акчаны операция өчен бөтен шәһәр җыя. Табиблар балага канда яман шеш диагнозы куялар, әмма күп дәвалануга карамастан, кыз үлә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International