ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Һәрбер гаиләдә сабый доньяга килү зур бәхет һәм яшәү чыганагы булып тора.

Бүген Балык Бистәсе Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “100” бала туу теркәлә. Бәхетле сан астында “Сәйдә” исемле матур кызчык теркәлде. Гарәп теленнән “Сәйдә” исеме “бәхетле” дигән мәгънәне йөртә.

Азнакай музейның яңартылган бинасында, тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булып узды. Безнең районның 15 яшь Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республиканың премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ш. Хайров, Азнакай муниципаль район башлыгы М.З. Шәйдуллин тормыштагы иң төп документы тапшырдылар.

      2016 елның 7 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 37 Чаллы гаиләсе алды.

Бу  көннәрдә Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның дүртенче  пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Байбековлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Әнвәр һәм Әсхәт  дигән исемнәр бирделәр. 

   Яр Чаллы Тантаналар сараенда шәһәр финанс структуралары вәкилләре чарасы узды. Финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр Мэры Наил Мәһдиев котлады. Финанс структуралары  хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - финансист Көне 19 август 2011 ел № 1101 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә расланган. Финансист көне Чаллыда ел саен билгеләп үтелә, анда  лаеклы вәкилләр хөрмәтләнә.

8 сентябрь көнне Лениногорск шәһәре  ЗАГС бүлегенең  барлык  белгечләре  Энергияне сакчыл куллану  һәм энергиягә сакчыл караш  шәхси декларация  петицияләренә  кул кую  акциясендә катнаштылар.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Гаилә – җылы учак. Бары тик гаиләдә генә син бәхетле. Бары тик гаиләдә генә сине сагынып, көтеп торалар.

Республика күләм “Көзнең игелек атнасы” кысаларында Балык бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.

Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2000 нче бала туу акты теркәлде.Яшь гаиләдә Миронов Евгений һэм Юлиянең кечкенә бәләкәчләре туды.Аңа Ева дигән исем бирделәр.Библияда азылганча бу исемне кешелек токымына башлангыч биргән беренче хатын-кыз йөрткән.

Бөек Ватан сугышы ветераннары илебезнең бар халкы өчен дә иң хөрмәтле һәм зур игътибарга лаеклы кешеләр. Рәхмәт Аланы  поселогында дөньяга килгән,   Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Әгъмалов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фархутдинов Җәүдәт абый һәм Марселия апа гаиләсе лаеклы ялда булсалар да бик актив тормыш алып баралар, барлык бәйрәмнәрдә аларның кунакчыл  өйләрендә уза. Бүгенге көндә дә тулы тормыш белән яшиләр: казын-урдәген, сарык-үгезен үстерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International