ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

13 саны бәхетсезлек китерә, диләр. Ә менә Баулыда яшәүче Нургалиевләр гаиләсендә иң шатлыклы вакыйгалар шушы сан белән бәйле. Хәер, бәхетләренең сере санда гына түгел, әлбәттә. Бәхет ачкычын алар илле ел буе кулларыннан төшермичә саклыйлар. ЗАГС бүлегендә хөрмәтле парны гаилә тормышының алтын юбилее белән тәбрикләделәр.

1 нче октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Менделеевск районында  быел Өлкәннәр айлыгы игълан ителде.

Менделеевск шәһәренең  Ленин  скверы  шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге  өчен күңел ачу урыны булып тора. Монда җәяүләп йөрер өчен урын җитәрлек. 5 нче августта мәйданда шәһәрдә яшәүчеләр һәм аның кунаклары  өчен парклар һәм скверлар көнен билгеләп үтү уңаеннан  зур концерт программасы күрсәтелде.

Халыкара матурлык көне ел саен 9 сентябрдә билгеләп үтелә.

     2016 елның 9 сентябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең 25 еллык тарихында онытылмаслык вакыйга - 50-меңенче яшь гаиләнең никахын теркәү тантанасы узды.

"Көзге изгелек атнасында — игелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә Түбән Кама районының ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре  тыл ветераны,  Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Закирова Мәсхүдә Миргалим кызында  булып килделәр.

Юлия - шәһәрнең актив гражданнарының берсе, эшендә мактаулы, гаиләсен алып барырга да өлгерә.


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Календарьда 2016 елның 8 сентябре. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 900 нче бала тууы теркәлде. Евгения белән Олесь үзләренең кызларын грек исеме белән – Апполинария дип атады. Тәрҗемәдә ул «Аполлон Алланыкы» дигәнне аңлата. Сабыйга ихлас күңелебездән ныклы сәламәтлек, ә гаиләгә тынычлык, бәхет һәм мәхәббәт телибез.

2016 елның  8сентябрендә Чистай Никахлашу сараенда ЗАГС органнары  ветераннары белән очрашу булды. Надежда Михайловна Лоханова, Энҗе Җәүдәт кызы Суниева, Халидә Хафиз кызы Моталлапова, Рәмзия Рәшит кызы Галимова үз вакытларында ЗАГС органнары җитәкчеләре булып эшләгәннәр. Хәзер алар барысы да лаеклы ялда.

Чөнки бу яшькә кадәр бик сирәк өлкән буын вәкиләре яши ала.

 08 сентябрь көнне шуный куркәм яшен Кайбыч муниципаль районының Ульянково авылында яшәүче, тыл ветераны, Бөек ватан сугышында ирен югалткан Наталья Степановна Кирилова бәйрәм итте. Авыл халкы аны бу яшькә җиткәне өчен генә түгел, тормыш юлында тырышып башкарган хезмәте, акыллы киңәшләре, төпле фикерләре, кайгыртучан ана булуы өчен дә хөрмәт итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International