Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 50-меңенче яшь гаилә теркәлде

2016 елның 9 сентябре, җомга

      2016 елның 9 сентябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең 25 еллык тарихында онытылмаслык вакыйга - 50-меңенче яшь гаиләнең никахын теркәү тантанасы узды. ”50 меңенче яшь гаилә” титулына Ильин Владимир һәм Ләйсән лаек булды. Әти-әниләре, туганнары, күпсанлы дуслары каршында, ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре бу яшь гаиләне истәлекле дата белән  чын күңелдән котлап, киләчәк тормышларында гаилә бәхете, мәңге сүрелмәс мәхәббәт теләделәр. Аларның гаилә исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Почет Китабына кертелде.

       Бу чараның максаты – яшьләрне гаилә традицияләрен саклауга юнәлдерү, туган шәһәребез белән горурлану хисләре тәрбияләү һәм, әлбәттә ГХАТ идарәләрендә никахларны теркәүне тагын да арттыру һәм  популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International