13 саны бәхетсезлек китерә, диләр. Ә менә Баулыда яшәүче Нургалиевләр гаиләсендә иң шатлыклы вакыйгалар шушы сан белән бәйле. Хәер, бәхетләренең сере санда гына түгел, әлбәттә. Бәхет ачкычын алар илле ел буе кулларыннан төшермичә саклыйлар. ЗАГС бүлегендә хөрмәтле парны гаилә тормышының алтын юбилее белән тәбрикләделәр.
Нургалиевләр гаиләсе 13 саныннан куркырга кирәк булмавын гына түгел, майда өйләнешергә ярамый дигән сүзләрнең дә уйдырма икәнлеген үз үрнәкләрендә исбатлаганнар.
13 майда кавыштык, 13 мартта улыбыз туды, икеләтә 13 санында – 26 ноябрьдә кызыбыз дөньяга килде, 26 июльдә Габдулланың туган көне, менә бүген, 26 августта, алтын туебыз, – дип сөйли Галия апа.
Әлеге юбилейны туганнары, дуслары әйләнәсендә гөрләтеп үткәрделәр алар. Ә 1966 елны зур туйлар үткәреп тору мөмкинлеге булмый гашыйкларның, тыйнак кына билгеләп үтәләр. Зурлап бәйрәм итүдә мени соң эш, ярату булсын иң элек.
Нургалиевләрнең алтын туйлары Баулы нефтенең олы юбилее алдыннан узуы юкка түгелдер. Икесе дә гомерләрен нефть тармагына багышлаган, үз һөнәрләренең осталары булганнар. Галия апа производствоны автоматлаштыру цехында техник булып хезмәт куйган, Габдулла абый слесарь булып эшли башлап, 1нче промысел начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән, Россиянең мактаулы нефтьчесе, Татарстанның атказанган нефтьчесе исемнәрен алган. Танышуларына да шул әлеге дә баягы нефть сәбәпче булган.
Безнең КИП һәм автоматика мастерыбыз Надежда Ивановна Потапова 1966 елның 6 февраль көнендә яныма бер кыз белән килеп: “Ул сездә эшләячәк, синең укучың булачак, үз һөнәреңә өйрәт”, – диде, – дип искә ала Габдулла Шәйхразый улы. – Өч-дүрт айда “өйрәттем”. Мин ул вакытта икенче курста укый идем инде. Укыдык та, эшләдек тә, кичләрен свиданиеләргә дә йөрдек. Февральдә килгән иде, майда өйләнештек. Без өйләнешкән көнне коеп яңгыр яуды, бәхетебезгә булгандыр.
Нәрсәсе белән җәлеп итте соң сезне Галия апа?
Шулай бер вакыт безгә беренче установкага барырга куштылар. Галия ялтыратып бортовой машинага менеп китте. Спортчы икән бу дип уйлап куйдым. Чыннан да, яхшы спортчы иде Галия, йөгерә дә, чаңгыда да чаба, оста ата да иде, – дип сөйли яшьтән үзе дә спорт сөйгән Габдулла абый.
Галиягә исә иң беренче Габдулланың өлгерлеге ошаган.
Үзенең тырышлыгы белән каратты. Укырга да өлгерде, эштә дә булдырды, шуңа яраттым, – ди ул.
Яшь парның бәхетен түгәрәкләп, ул һәм кыз дөньяга килә. Үсеп җитеп, тормышта үз урыннарын табалар.
Тормыш әйбәт кенә барды, балаларыбыз исән-сау, аларга куанып яшибез, Аллага шөкер, – ди Габдулла абый.
ЗАГС бүлегендә узган хөрмәтләү тантанасына юбилярларның балалары, оныклары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды.
Галия апа һәм Габдулла абый мактаулы гаиләләр китабына имзаларын куйганнан соң, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова аларга Баулы районы башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Балалары, оныкларыннан тыш, “алтын” гаиләне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина, “Баулынефть” идарәсе ветераннар оешмасы рәисе Чулпан Фәтхуллин, Баулы татар халык театры коллективы тәбрикләде.
Театр дигәннән, Галия апа һәм Габдулла абыйга хас булган бер сыйфатны билгеләп үтми кала алмыйм. Чөнки ничә ел мин аңа сокланып киләм. Татар халык театрында декоратор вазифасын башкарган Габдулла абыйга һәрчак Галия апа булыша. Күңелләрен биреп, бер сүздә булып, зур җаваплылык белән башкаралар эшне. Бер-берсенә хөрмәт белән караулары, кайгыртучанлыклары һәр хәрәкәтләреннән күренеп тора. Гастрольләргә чыкканда да Галия апа безнең төп ярдәмчебез, тәнкыйтьчебез. Әле дә уртак мавыгулары, уртак эшләре бар аларның. Габдулла абый спектакльләрнең берсендә гәүдәләндергән герой әйткәнчә, “күңел ярларын тоташтырып тора”дыр ул.
Ә бит Габдулла абый теартыбыз артисты гына түгел әле, ул баянчы да – күп еллар “Тальянка” гармунчылар ансамблендә катнаша, курайчы да, балыкчы да – ветеран балыкчылар төркеме җитәкчесе.
ЗАГСка килгән кунаклар каршында да үз һөнәрен күрсәтте – трио составында гармунда уйнап, алкышларга лаек булды.
Чәчәкләргә күмелгән Галия апа һәм Габдулла абыйдан гаилә бәхете сере турында сорамый кала алмадым.
Бер-береңә ышанырга, бер-береңә таяныч булырга, юл бирергә кирәк, – диде Галия апа.
Дөрес әйтә Галия, бер-береңә терәк булып яшәсәң, бәхетең була, – дип җөпләде аның сүзләрен Габдулла абый.