Менделеевск шәһәренең Ленин скверы шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге өчен күңел ачу урыны булып тора. Монда җәяүләп йөрер өчен урын җитәрлек. 5 нче августта мәйданда шәһәрдә яшәүчеләр һәм аның кунаклары өчен парклар һәм скверлар көнен билгеләп үтү уңаеннан зур концерт программасы күрсәтелде.
Һәйкәл янында бар кешегә дә билгеле көйләрне уйнаган тынлы оркестр янына тыңлаучылар җыелды.
Чершинцев Валерий Сергей улы бәйрәмгә килгән халыкны котлап аларга изге теләкләрен җиткердә.
Төп мәйданчыкта “Музыкаль фиеста” башланып китте. Әти-әниләре, әбиләре үткәннәрне искә алган вакытта, балалар төрле конкурсларда катнаштылар. Төрле персонажлар булып киенгән артистлар бәйрәмгә ямь өстәде. Алар балаларның күңелләрен күтәрделәр һәм теләге булган һәр кеше белән фотографиягә төштеләр.
Уйнап-көлеп арганнан соң төрле милләт ризыкларыннан авыз итәргә дә була иде. Шушында ук чәч үрү һәм буяу белән рәсем ясау буенча осталар булды.
Парклар көне тәмамланды, ләкин парк яши һәм яңа кунакларны кабул итә.