"Көзге изгелек атнасында — игелекле эшләр эстафетасы" рамкасы кысаларында Түбән Кама ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре тыл ветеранында кунакта

2016 елның 9 сентябре, җомга

     "Көзге изгелек атнасында — игелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә Түбән Кама районының ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре  тыл ветераны,  Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Закирова Мәсхүдә Миргалим кызында  булып килделәр.

     Закировлар гаиләсе зур, дус, тату гаилә. Гаиләдә 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның 20 оныгы, 20 оныкчыгы бар.

     Мәсхүдә Миргалим кызы кунакларны бик теләп каршы алды. Тәмле чәйләр ясап, үзе турында, эчке кичерешләрен, яшьлек еллары искә төшереп  сөйләп алды.  Онытмыйча узенә кунакка килүләре өчен ГХАТ идарәсе кызларына рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International