2016 елның 8сентябрендә Чистай Никахлашу сараенда ЗАГС органнары ветераннары белән очрашу булды. Надежда Михайловна Лоханова, Энҗе Җәүдәт кызы Суниева, Халидә Хафиз кызы Моталлапова, Рәмзия Рәшит кызы Галимова үз вакытларында ЗАГС органнары җитәкчеләре булып эшләгәннәр. Хәзер алар барысы да лаеклы ялда.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова-Реутина ветераннарга гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвендәге яңалыклар, медиатив технологтяләрне куллану буенча электрон хезмәтләр күрсәтүдәге эшләр, үзара ведомствоара электрон бәйләнеш системасы турында сөйләде.
Чәй өстәле артында ветераннар бик рәхәтләнеп үз практикаларыннан күңелле хәлләрне искә төшерделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бертавыштан мондый очрашуларны ел саен үткәрергә, анда элеккеге хезмәттәшләрен дә чакырырга дигән нәтиҗәгә килделәр.